Другие предметы Архивный вопрос

Пожалуйста помогите написать концовку татарской сказки "Гафият турында экият" очень срочно!!!

Пожалуйста помогите написать концовку татарской сказки
Нет комментариев

Ответы

Гость


ТУГАН ЯГЫМ, туган телем !!!!!!: Гузалия Гараева
Туфан Миңнуллин “ Гафият турында әкият”
(дәвамы )

Гафият әкият яратмый. Нишләргә ?
Менә Гафият урманга килеп керде. Әз генә урман эченә кергән иде, кемнеңдер кычкырып көлүен ишетте Ул көлә дә , көлә.. Ә тирә -якта беркем дә күренми.Гафиятнең ачуы чыкты: аяклары белән каты итеп җиргә типте, куллары белән агачларга бәргәләде. Ә көлүче Кыз Һаман көлүен дәвам итте. Ачуланып та карады Гафият, тик файдасы тимәде. - Син кем? Кем буласың? Ник бертуктаусыз көләсең?
-Кызык бит. Синнән көләм.Тибенәсең, агачларны кыерсытасың.Үзең сөйләшә дә белмисең.Һәркемне “юләр “ дисең.Мин синең шул сүзләреңнән көләм, кызык бит.
-Ә, әйдә сөйлә әле миңа әкият.
-- Белмим мин әкият, сөйләмим , яратмыйм мин әкиятләрне.
-Ә мин беләм, - диде көлүче Кыз көлүеннән туктап.Мин һәрнәрсәдән кызык табам. Миңа яфракларның сөйләшүе дә , аларның җиргә төшүләредә үзе бер әкият.Җилдә боргалана – боргалана , әйләнә- әйләнә очып йөрүләре дә әкият.
-Ничек инде әкият ?-дип сорап куйды Гафият.
-Әйдә, минем белән, мин сине өйрәтәм әкият тыңларга, син дә ярата башларсың әкиятләрне дип, урманга алып кереп китте Гафиятне.
Тик Гафият берни күрмәде. Кинәт урман уртасында аланлыкта искиткеч матурлык пәйда булды.Аллы – гөлле чәчәкләр, зиннәтле күлмәк кигән күбәләк –кызлар, буйлы-буйлы сызыклы киемнәр кигән бал кортлары , яшел чалбарлы коңгызлар гөж киләләр. Күбәләкләр канатларын җилпи – җилпи бииләр, коңызлар могҗизалы трюклар күрсәтәләр, бал кортлары алтын йорт салалар.
- Ә кыз кайда ? Кая югалды? Нигә көлми ?-дип уйлап куйды Гафият.
Кинәт Гафиятнең башы әйләнеп китте, ирексездән күзләре йомылды һәм тирән йокыга китте.
Ул менә әкиятләр илендә. Имеш ул Урман патшасы. Аның янында күбәләк – кызлар, әйләнәләр –бииләр . Ул алтын тәхеттә утыра : матур һәм чибәр кызлар бер – берсен бүлдерә – бүлдерә әкият сөйлиләр. Гафият рәхәтләнеп көлә, аңа рәхәт тә , күңелле дә . Сизмәстән көлә башлый һәм үзе дә аларга кушылып әкият сөйләргә керешә.Әкияте шундый кызык :тирә - ягында тыңлаучылар бертуктаусыз көләләр., кул чабалар.
Көлүче кыз да шунда икән. Ул шундый чибәр, йөзеннән төрле төстәге нурлар сибелә. Кем соң бу кыз? Көлүче Кыз - Болын патшасының кызы икән.
Менә ул күзләрен ачты. Ямь – яшел үлән өстендә йоклап ята икән - Карале, әкият дигәннәре бик кызык әйбер икән. Әкият тыңлаучылар юләр түгел икән бит.
Шул көннән башлап Гафият төрле – төрле әкиятләр уйлап чыгара башлый. Һәм һәр көн урманга килә торган була. Көлүче кызны оныта алмый, очрашасы килә , чөнки бит ул аңа әкият серен ачты. Әкият белән бергә Гафият көлүче кызны да яратты.
Гүзәлия Гәрәева . Түбән Кама

Нет комментариев